Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәнең “Шәһәр үзәген активлаштыру” проекты Бөтенроссия конференциясендә тәкъдим ителде

Бөгелмә проекты беренче кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр Бөтенроссия конференциясендә тәкъдим ителде. Ул Түбән Новгород өлкәсенең Выкса шәһәрендә узды.

Конференциядә Россия Федерациясенең төрле регионнарыннан белгечләр катнашты. Дискуссияләрдә Россия белгечләре генә түгел, ә чит илләрдән килгәннәр дә катнашкан. Алар арасында – француз архитекторлар бюросы башлыгы, шәһәр планлаштыручы, урбанист Эдуард Моро һәм Халыкара проектлау үзәге директоры Стэнли Ланг. Белгечләр тарафыннан уңайлы тирәлек, җәмәгать урыннарының функциональлеге, проектларның архитектура һәм шәһәр төзелеше үзенчәлекләрен үз эченә алган сораулар каралды.

Татарстан Республикасыннан Бөгелмәнең “Шәһәр үзәген активлаштыру” проекты күрсәтелде.

Конференция азагында кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр Бөтенроссия конкурсын ел саен 2024 елга кадәр “Торак һәм шәһәр тирәлеге” милли проекты кысаларында уздырырга карар кылдылар. Әлеге мәгълүматны “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов җиткерде.

bugulma.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса