Бөгелмәнең «Салават күпере» үзәгендә «Йөрәкләрдә. Мәңге» дип аталган патриотик сәгать узган
«Мин – гражданин, мин – патриот»
«Мин – гражданин, мин – патриот» программасын тормышка ашыру кысаларында «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәт алучылары, балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү, Ватанга аңлы мөнәсәбәт формалаштыру, аның үткән, бүгенге һәм киләчәк Тарихи кыйммәтләргә нигезләнгән яшүсмерләр өчен чара оештырылды.
- Бөек Ватан сугышыннан соң җитмеш дүрт ел үтте, ләкин әле дә сугыш барган урыннарда аның кайтавазын очратырга мөмкин. Алар безне тагын бер тапкыр узган көн вакыйгаларын искә алырга мәҗбүр итә торган табигый һәйкәл булып торалар, - дип башлады чараны социаль эш буенча белгеч Светлана Кирдина. Ул балаларга Бөек Ватан сугышы барган төп урыннары турында искә төшерде. Җиде айга якын сузылган куркыныч Сталинград сугышы вакыйгалары турында җентекләбрәк сөйләде.
Агымдагы елның апрелендә «Бөгелмә-Эзләнү» отряды Волгоград өлкәсендә канкойгыч көрәш урыннарында булды. Эзләү отрядында катнашучыларның берсе - 2нче лицей укучысы, Кирилл Токмачев әлеге очрашуга чакырылды. Ул экспедициядән алган тәэсирләре белән уртаклашты: аның отряды 10 көн эчендә Кызыл Армия солдатларының 26 мәетен тапкан, сугыш урынында солдатларның – котелок, каска, штык, гильза кебек шәхси әйберләре дә булган........... Балигъ булмаганнарга экспедиция җитәкчесе тарафыннан монтажланган документаль фильм тәкъдим ителде, анда көн саен җентекле эш һәм лагерьдагы тормыштан якты мизгелләр чагылдырылды.
Балалар яшь эзләнүченең эшен кызыксынып тыңладылар, аңа сораулар бирделәр, хәтта эзләнү отрядына керергә теләк белдерделәр. Үзенең чыгышын Кирилл гитара астында сугыш еллары җырлары белән дәвам итте. Соңыннан аларның берсен «Бери шинель, пошли домой» җырын чарада катнашучылар белән бергәләп башкардылар.
Марина Токмачева,
социаль эшләр буенча белгеч
Светлана Кирдина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia