Бөгелмәнең “Радуга” үзәгендә “шау-шу”лы бәйрәм иттеләр
Бөгелмәнең халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә #ЮМАРТСИШӘМБЕ иҗтимагый инициативасы кысаларында "Шумные посиделки" арт-терапиясе буенча чара үтте. Күңелле, шаян шигырь-теләкләр, татар һәм рус халык җырлары бу көнне социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр тарафыннан башкарылды. Үзәк психологы Рәзилә Шакирова сүзләре буенча, бу юлы тернәкләнүче өлкәннәр арасында иҗади, талантлы кешеләр шактый булган. Бәйрәмдә дә...
Бөгелмәнең халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә #ЮМАРТСИШӘМБЕ иҗтимагый инициативасы кысаларында "Шумные посиделки" арт-терапиясе буенча чара үтте. Күңелле, шаян шигырь-теләкләр, татар һәм рус халык җырлары бу көнне социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр тарафыннан башкарылды.
Үзәк психологы Рәзилә Шакирова сүзләре буенча, бу юлы тернәкләнүче өлкәннәр арасында иҗади, талантлы кешеләр шактый булган. Бәйрәмдә дә алар чын күңелдән җырлап-биеп күңел ачкан. "Бөгелмәле Дания апа Шәймәрданова изге гамәлләр турында әңгәмә үткәреп, "Благодарю тебя, Господи!" шигырен сөйләде, ә Яңа Александровка авылыннан Әлфия Вәлиева "Сказка о царе Салтане на новый лад"ны башкарды. Зәй тимер юл бистәсендә яшәүче Надежда Петрова кызы Александра Камскова язган "Ключик детства моего" дигән әбиләр турында шигырь сөйләде. Тамара Шилагина халык артисты Валентина Толкунова репертуарыннан булган матур җырлар башкарып, барчабызның күңелен күтәрде", - дип хәбәр итә үзәк психологы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа