Бөгелмәнең мәшгульлек үзәге республика призеры
ТР Мәдәният министрлыгында коллегия утырышы узды.
Аның барышында Татарстан халкын эш белән тәэмин итү проблемасы турында сөйләштеләр. Бу темага ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм аның урынбасары Клара Таҗетдинова чыгыш ясады. Алар "Иң яхшы мәшгульлек үзәге - 2015" смотр-конкурста җиңүчеләрне атадылар. Бөгелмә районының мәшгульлек үзәге призлы урынга лаек дип танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа