Бөгелмәнең өлкән буын вәкилләре ялгызлыкны сизмәсеннәр
Өлкәннәр көне алдыннан "Радуга" социаль-тернәкләндерү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре пенсионерка Надежда Надейкинаны йортына барып котладылар. "Поддержка" яшьләр клубы әгъзасы Андрей Силантьев белән берлектә, "Радуга" белгечләре пенсионер әби һәм аның янына килгән кунаклар өчен чын бәйрәм оештырдылар - концерт күрсәттеләр. Сөйләшү барышында шунысы да ачыкланды, бу...
Өлкәннәр көне алдыннан "Радуга" социаль-тернәкләндерү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре пенсионерка Надежда Надейкинаны йортына барып котладылар.
"Поддержка" яшьләр клубы әгъзасы Андрей Силантьев белән берлектә, "Радуга" белгечләре пенсионер әби һәм аның янына килгән кунаклар өчен чын бәйрәм оештырдылар - концерт күрсәттеләр. Сөйләшү барышында шунысы да ачыкланды, бу өлкән яшьтәге ханымнар үзешчән сәнгатьтә катнашалар, "Прялица" ансамблендә җырлыйлар икән.
- Үзара аралашу искиткеч җылы атмосферада узды, - ди социаль эш буенча белгеч Екатерина Колупаева. - Фатир хуҗабикәсе һәм аның кунаклары безгә бик рәхәтләнеп үзләренең яшьлекләре турында сөйләделәр, халык җырларын, такмакларын башкардылар, ә Андрей аларга гармунда кушылды. Аннары барыбыз бергәләп өлкәннәребез пешергән өй күмәчләре, кайнатмалар белән чәй эчтек".
Рәзилә ШАКИРОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа