Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәнең хезмәт базарындагы хәл турында

Бөгелмә районында хезмәт базары, барлык илебездәге кебек, яңа коронавирус зәхмәте таралуга каршы тору максатыннан кертелгән чикләүләрнең шактый ук авыр нәтиҗәләре белән очрашты. 

Күп кенә предприятиеләр пандемия чорында эшчәнлеген туктатты, эш күләмен яки эшләүчеләр санын кыскартырга мәҗбүр булды.

Шул ук вакытта предприятиеләрнең тулаем ябылуыннан, кешеләрне күмәк төстә эшсез калдырудан сакланып калу мөмкин булды. Кайбер эш бирүчеләр тулы булмаган күләмдә эшләүгә, беркадәр тик торуга һәм хезмәткәрләрнең читтән торып эшләү тәртибенә күчтеләр.

РФ Хөкүмәте карары белән хезмәт базарындагы хәлләргә көн саен күзәтү ясалып тора. Мәгълүмат туплау мониторингының оперативлыгын күтәрү максатында, илнең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы “Россиядә эш” (“Работа в России”) порталы оештырды. 

12 майдан Татарстанда үзизоляция һәм чикләү чаралары этаплап йомшартыла төште, шулай да кайбер оешмалар, эшләүчеләрнең чир йоктыру ихтималын киметү нияте белән, әле дә булса читтән торып эшләү режимын саклыйлар. Бүгенге көндә Бөгелмәдә 22 кеше тулы булмаган эш көне буенча, ә 1 200 кеше читтән торып эшли. 

Милекчелекнең төрле формасына ия булган предприятиеләргә ярдәм күрсәтүнең төрле чаралары белән беррәттән, хөкүмәт гражданнарны җәмәгать эшләренә урнаштыруга бәйле чыгымнарны компенсацияләү тәртибен дә куллана башлады. Бу эштә 20 оешма катнашты, 159 кешене эшкә урнаштырды. Күрсәтелгән  ярдәм 3 миллион сум тәшкил итте.   

Эш бирүчеләр һәм дәүләт тарафыннан төрле чаралар күрелүгә карамастан, эш сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны артты. Шунысы мөһим, мәшгульлек үзәге килеп туган шартларда бик тиз үз юлын тапты. “Россиядә эш” порталы аша гариза бирү, онлайн исәпкә кую, эшсезлек буенча пособие түләүне рәсмиләштерү тәртибе гамәлгә кертелде. Үзәк тиешле вакансияне эзли башласын  өчен гражданинга сайтта
гариза язу һәм резюме тәкъдим итү дә җитә. Бу тәртип хезмәт кенәгәсенең күчермәсен бирү, элекке эш бирүчедән белешмә алып килү кебек мәшәкатьләрдән коткара. Мәгълүматларның дөреслеген мәшгульлек үзәге ведомствоара  элемтә юлы белән үзе тикшерә.    

2020 елның 11 аенда үзәккә эш эзләп 4 756 кеше мө-рәҗәгать итте. Иң кызу чор апрель – август айлары булды – 3 173 кеше.

Эшсезлек пособиесе  12 130 сумга кадәр күтәрелде, моннан тыш, 30 сентябрьгә кадәр балигъ булмаганнарга 3 000 сум күләмендә өстәмә түләүләр бирелде. Түләнгән пособие күләме барлыгы 123,6 миллион сум тәшкил итте.

Шул ук вакытта пандемия вакытында хезмәт бзарында вакансияләр саны кимемәде. Эш бирүчеләр “Россиядә эш” порталы аша да, электрон рәвештә дә үзләренә кирәкле белгечлекләр турында хәбәр итеп тордылар. Бүгенге көндә 996 эш урыны бар. Кагый-дә буларак, эшче һөнәр ияләренә, сәламәтлек саклау, сәнәгать, төзелеш өлкәсендә эшләүчеләргә сорау бар. Бюджет учреждениеләрендә дә квалификацияле белгечләр җитешми.   

Кызганычка, озак вакыт инде сорау һәм тәкъдимнәр арасында дисбаланс яшәп килә. Шуңа күрә дә гражданнарга һөнәри белем бирүгә, квалификациясен күтәрүгә зур игътибар бирелә. Агымдагы елда бу чарадан 249 кеше файдаланды. Алар арасында эшсез гражданнар гына түгел, ә “Демография” дәүләт проекты кысаларында, өлкән буын вәкилләре дә, декрет ялында утыручы, 7 яшькә кадәрге баласы булган әниләр дә бар. Болай укытуга тулаем алганда 3,4 миллион сум акча тотылды.

“Халыкның мәшгульлегенә ярдәм итү” программасы пандемия чорында да үз эшчән-леген туктатмады. Бу чарага барлыгы 6 500дән артык кеше җәлеп ителде, 380ләп кеше вакытлы эшләрдә катнашты. Ә бу исә кешедә эшкә дәрт уяту, даими эшкә урнашып калу, ә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен тәҗрибәтуплау ысулы да булып тора.

Эшсез кешеләргә эш тәкъдим итү, урнашу мөмкин-лекләрен киңәйтү максатыннан, 6 тапкыр ярминкәләр вакансиясе оештырылды.

Эшсезлекнең негатив нәтиҗәләрен бетерү, эш эзләү күнекмәләренә өйрәтү өчен социаль адаптация (467 кеше), психологик ярдәм (375 кеше), һөнәри юнәлеш (5 126 кеше) программалары эшли.

Биш кеше үз эшен ачты һәм хосусый эшмәкәр сыйфатында теркәлде.

Тулаем алганда, мәшгуль-лек үзәге ярдәме белән быел 2 010 кеше эшкә урнаштырылды.

Шулай ук үзәк эше 2020 елда дистанцион режимга күчерелде. Моңа бәйле рәвештә, яңа технологияләр, ысуллар һәм методикалар куллану хисабына, дәүләт хезмәте күрсәтүнең күп юнәлешләрендә эшкә яңача якын килү күзәтелә. Мәшгульлек үзәге,  дәүләт хезмәте күрсә-тү механизмын камилләште-рү ниятеннән, эш эзләүчеләр һәм эш бирүчеләр өчен “ВКонтакте”, Инстаграмм социаль челтәрләрендә, ZOOM платформасында вебинарлар да үткәрә башлады.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА тәрҗемәсе

Фото: Илгиз ХӘЙРУЛЛИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса