Бөгелмәнең кайбер йортлары вакытлыча сусыз калачак
Халыктан су запасы әзерләүләрен сорыйбыз
«Бөгелмә-Водоканал» ҖЧҖ хәбәр иткәнчә, «Кирзавод» микрорайонында су үткәргечне алыштыру буенча эшләр башкару сәбәпле, 15 октябрьдә иртәнге сәгать 7.00дән башлап, ремонт эшләре тәмамланганчы, су белән тәэмин итүне туктатып тору планлаштырыла.
«Орша Аланы», «Су - 2», «Нефтеавтоматика» микрорайоннарында су челтәрләрендә басым кимергә мөмкин.
Тәүлеклек су запасы туплап куюыгызны сорыйбыз. Вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа