Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәнең Гафиятуллин урамындагы 32 нче йортында фатир яна

14 ноябрь көнне, дөресрәге төнге 12 тулганда янгын сүндерүчеләргә Бөгелмәнең Гафиятуллин урамындагы 32 нче йорттагы бер квартир яну турында хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына 4 минутта барып җитәләр. Бишенче каттагы бер бүлмәле квартирның тәрәзәсеннән куе төттен чыга, ишеге бикле була. Күршеләре эчтә хуҗаның булу ихтималын әйтәләр. Ишекне ватып кергән...

14 ноябрь көнне, дөресрәге төнге 12 тулганда янгын сүндерүчеләргә Бөгелмәнең Гафиятуллин урамындагы 32 нче йорттагы бер квартир яну турында хәбәр итәләр.

Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына 4 минутта барып җитәләр. Бишенче каттагы бер бүлмәле квартирның тәрәзәсеннән куе төттен чыга, ишеге бикле була. Күршеләре эчтә хуҗаның булу ихтималын әйтәләр. Ишекне ватып кергән белгечләр коридор идәнендә аңсыз яткан ир-егет гәүдәсенә тап булалар. Аны күтәреп саф һавага алып чыгалар һәм "Ашыгыч ярдәм" медиклары кулына тапшыралар. "Ут чыгуның сәбәбе әлегә билгесез", - дип хәбәр итә Бөгелмә янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары, эчке служба майоры Ю. Хребет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса