Бөгелмәнең финанс-бюджет палатасы җитәкчесе "ТАССР төзелүгә 100 ел" медале белән бүләкләнде
Узган җомгада Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәте һәм Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе булды.
Утырышта Россия Федерациясе финанслар министры Антон Силуанов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән Бөгелмә муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Рәмзия Иршат кызы Мөкимова бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа