Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәнең егет һәм кызлары сынатмый

10 сентябрь көнне Актүбәнең "Барс" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе территориясендә, поселокның 60 еллыгына багышлап, спорт көрәше буенча ачык республика турниры узды. Ярышларда Татарстанның 12 шәһәреннән һәм кунаклар - Пермь шәһәре белән Марий-Эль республикасыннан үз көрәш һәм авырлык төрләрендә алдынгылар булган спортчылар катнашты. Турнирга почетлы кунак итеп Бокс буенча дөнья чемпионы, РФ...

10 сентябрь көнне Актүбәнең "Барс" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе территориясендә, поселокның 60 еллыгына багышлап, спорт көрәше буенча ачык республика турниры узды.

Ярышларда Татарстанның 12 шәһәреннән һәм кунаклар - Пермь шәһәре белән Марий-Эль республикасыннан үз көрәш һәм авырлык төрләрендә алдынгылар булган спортчылар катнашты. Турнирга почетлы кунак итеп Бокс буенча дөнья чемпионы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев чакырылган иде. Бөгелмәдән бу мәртәле чарада Е.А. Тимирязов исемендәге "Юность" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән 10 спортчыдан торган җыелма комагда чыгыш ясады.

Бокс буенча - Илдар Котлыбаев, кикбоксингтан - Илнур Шәйхетдинов, Павел Поздняков, Андрей Сукоркин, Рафаэль Асылгәрәев җиңүчеләр булдылар. Ярыш призерларына Мактау грамоталары, медальләр, Кубок һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Рәсемдә: җыелма команда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса