Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәнең эчке эшләре кем кулында

Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артём Хохорин 7 апрельдә булып узган киңәшмәдә Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлеге шәхси составына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе итеп полиция подполковнигы Ринат Билалов билгеләнде. Ринат Зөфәр улы БИЛАЛОВ - полиция подполковнигы. 1969 елда Лениногорск шәһәрендә туган. Чиләбе...

Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артём Хохорин 7 апрельдә булып узган киңәшмәдә Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлеге шәхси составына яңа җитәкчене тәкъдим итте.
Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе итеп полиция подполковнигы Ринат Билалов билгеләнде.
Ринат Зөфәр улы БИЛАЛОВ - полиция подполковнигы. 1969 елда Лениногорск шәһәрендә туган. Чиләбе дәүләт физкультура институтын, Казан юридик институтын тәмамлаган. Лениногорск эчке эшләр бүлегендә балигъ булмаганнар эшләре подразделениесендә бүлек инспекторы, УОП оперуполномоченные, ППС рота командиры урынбасары, БЭП һәм МОБ бүлекләрендә начальник булып эшләгән. 2011 - 2014 елларда Әлки һәм Баулы районнары эчке эшләр бүлекләренә җитәкчелек иткән.
Өйләнгән. Улы һәм кызы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса