Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәнең чыгарылыш сыйныф укучылары сайлый ала - БДИ тапшырыргамы әллә юкмы

Бөгелмәдә укучылар нигездә профильле дәрәҗәдәге математиканы, физиканы, җәмгыять белемен һәм информатиканы сайлыйлар.

Бу уку елында урта мәктәпләрне тәмамлаучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыру барышында билгеле бер үзгәрешләр бар. Бала сайлау хокукына ия - аңа БДИ тапшырыргамы, әллә юкмы. Бу хакта Бөгелмә мэриясендә узган киңәшмәдә Башкарма комитетның мәгариф идарәсе җитәкчесе Валентина Кульбеда хәбәр итте.

"Вузларга укырга керергә теләүчеләр БДИ тапшырачак. Теләмәүчеләр - мәктәпне аттестат белән тәмамлап китәләр. Бездә андый 11 сыйныфны тәмамлаган 429 укучыдан 8 бала. Алар өчен уку елы һәм предметлар буенча еллык бәяләр мәктәптә укуның тәмамлануы булачак. Алар рус теле һәм математика буенча соңгы имтиханнарны май ахырында тапшыра", - дип шәрехләде Валентина Кульбеда.

Хәзерге вакытта 279 кешене БДИ тапшыруга әзерләү эшләре бара. Аларның күбесе инде апробация узган һәм үзләрен лаеклы күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса