Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәнең Болгар урамында йорт янган

13 июнь көнне көндезге сәгать берләр тирәсендә Бөгелмәнең Болгар урамында янгын чыга. 13 сәгать 27 минутта бу хакта 64 нче янгын сүндерү частена хәбәр итәләр. 13 сәгать 33 минутта янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына барып җитәләр, бу вакытта ике сарай, ике мунча, шулай ук торак йортка керү юлы-бүлмәсе дөрләп яна торган...

13 июнь көнне көндезге сәгать берләр тирәсендә Бөгелмәнең Болгар урамында янгын чыга. 13 сәгать 27 минутта бу хакта 64 нче янгын сүндерү частена хәбәр итәләр.

13 сәгать 33 минутта янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына барып җитәләр, бу вакытта ике сарай, ике мунча, шулай ук торак йортка керү юлы-бүлмәсе дөрләп яна торган була. Ут инде йортның эчке ягы һәм түбәсе буйлап та таралып бара. Сарай белән мунчаның чардак өлеше, түбәсе инде җимерелеп тә төшә. Болай да 108 квадрат метр мәйданны биләп алган утның бөтен йортка таралу куркынычы яный. Аны "йөгәнләү" өчен белгечләргә - 16, ә бөтенләй сүндерү өчен 58 минут вакыт кирәк була.

Янгын нәтиҗәсендә бүрәнә сарай, кирпеч мунча янып бетә, йортның керү юлындагы бүлмәләре (коридоры, кухнясы) нык зыян күрә, калган дүрт бүлмә нык сөремләнә, корымлана. Шул ук урамдагы икенче бер сарай да янып бетә, тагын бер мунчаның эче яна.

Бөгелмә муниципаль районы янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары, эчке служба майоры Юрий Хребет аңлатуынча, утлы эшләр башкарганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан янгын турында частька соң хәбәр итүләре, утны башта үз көчләре белән сүндерергә тырышулары да зыянны арттырган гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса