Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәнең баш архитекторы «Архитекторлар.рф» белем бирү программасы финалисты булды

Өченче агымда барлыгы 100 белгеч финалга чыкты.

Бөгелмә, Әлмәт, Сочи, Төньяк Байкальск, Кострома һәм Саратов өлкәсенең Татищев муниципаль районының баш архитекторлары «РФ архитекторлары» бушлай белем бирү программасының өченче агымы финалистлары исемлегенә керде.

«Финалга чыгучылар арасында дәүләт һәм муниципаль идарә вәкилләре, архитекторлар, шәһәр тирәлеген дизайнлау белгечләре, шәһәр планланын төзүчеләр, урбанистлар, социологлар, аналитиклар, девелопер һәм инженер компанияләре хезмәткәрләре, фәнни хезмәткәрләр һәм реконструкция белгечләре бар», – дип хәбәр итә  ТАСС.

«РФ архитекторлары» программасында катнашучыларга биш белем бирү модуле узарга туры киләчәк, шуларның берсе онлайн-форматта үтәчәк. Беренче модульгә Мәскәүдә 28 мартта старт бирелер дип планннаштырыла, ул 4 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Программаның өченче агымында катнашучыларны укыту 2021 елның сентябрендә тәмамланачак.

«Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты үз алдына “Начар мохитле шәһәрләр” санын ике тапкыр киметү бурычын куя.

Чыганак: https://tass.ru/nedvizhimost/10885177

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса