Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәнең 6нчы мәктәбенең яшь инспекторлары юл кагыйдәләре буенча мастер-класс күрсәттеләр

Чара ачык дәрес формасында узды.

Гадәти дәреснең гадәти булмаган форматы. 6нчы мәктәпнең 4 “А” сыйныфы укучылары өчен традицион укытудан мондый тайпылу – гадәти хәл.

“Светофорик” хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды уку йортында инде берничә ел эшли. Парталар урынына – виртуаль юл, дәреслекләр һәм дәфтәрләр урынына – юл хәрәкәте кагыйдәләре. Балалар аларны бик яхшы беләләр. Остазлары һәм түгәрәк җитәкчесе Рәсимә Галимҗан кызы Мостафина җитәкчелегендә яшь инспекторлар теоретик белемнәрне гамәли тормышта да кулланалар. Мәсәлән, беренче сыйныф укучыларын машиналар юлын дөрес үтәргә өйрәтәләр яки ата-аналарга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында исләренә төшерәләр.

Бу юлы яшь белгечләрне сыйныфташлары һәм мәктәп укытучылары гына түгел, ә уку йорты кунаклары да тикшерде. Чара ачык дәрес формасында узды. Балалар үзләре билгеләп үткәнчә, бүген юл хәрәкәте кагыйдәләрен мәктәп эскәмиясеннән өйрәнү – реаль тормыш таләбе. Чөнки Россиядә балалар көн саен юл-транспорт һәлакәтләренә юлыга. “Безгә моны бирмәделәр” яки “Без моны өйрәнмәдек” рәвешендәге сылтаулар авария хәлләреннән котылырга мөмкинлек бирмәячәк, дип билгеләп үтә хәрәкәтнең яшь инспекторлары. Ә менә юл грамоталылыгын яхшылап өйрәнү юлларда йөрүне куркынычсызрак итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса