Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәнең 6 нчы мәктәбен тәмамлаган укучы ТР Президенты белән очрашуда

Чара Алабугада узды

14 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабугада Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә катнашты. Визит кысаларында Татарстан Президенты һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев берничә мәгариф учреждениесендә булдылар. Шунда ук республиканың БДИда 100 балл туплаган укучылары белән очрашу узды. Очрашуга 6 нчы мәктәпне тәмамлаган, БДИда 200 балл җыйган Евгения Орешкина чакырылган иде.
Моннан тыш, август киңәшмәсе кысаларында «Адымнар-Алабуга» мәгариф учреждениесе территориясендә республика муниципаль берәмлекләренә мәктәп автобусларын тапшыру тантанасы узды. Тантанада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров катнашты. Бөгелмә мәктәпләренә 7 автобус бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса