Бөгелмәнең 2нче номерлы спорт мәктәбендә яңа җитәкче
«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров җитәкчене тәкъдим итте.
Бөгелмәдә «2нче спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе директоры итеп Сергей Николаевич Бутылин билгеләнде. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров җитәкчене тәкъдим итте.
"Сезнең алда, Сергей Николаевич, хәзер «Энергетик» стадионында ремонт эшләрен тәмамлау буенча җитди бурычлар тора. Сезгә яңа вазыйфада уңышлар телим!",- диде Линар Закиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа