Бөгелмәләр сугыштан кайтмаганнарны искә алдылар
Бөгелмә полициясе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайта алмаган якташларны искә алдылар. Россия халыкларының Бөек Ватан сугышында күрсәткән зур батырлыклары, каһарманлыгы һәм фидакарьлеге турындагы хәтерне җуймый саклау һәм мәңгеләштерү максатыннан, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге хезмәткәрләре 21 июнь көнне "Завтра была война" дигән гомумроссия акциясенә кушылдылар. 22 сәгатьтә Бөгелмә...
Бөгелмә полициясе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайта алмаган якташларны искә алдылар.
Россия халыкларының Бөек Ватан сугышында күрсәткән зур батырлыклары, каһарманлыгы һәм фидакарьлеге турындагы хәтерне җуймый саклау һәм мәңгеләштерү максатыннан, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге хезмәткәрләре 21 июнь көнне "Завтра была война" дигән гомумроссия акциясенә кушылдылар.
22 сәгатьтә Бөгелмә эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге, ветераннар советы рәисе Владимир Паршин, полиция хезмәткәрләре шәһәр уртасындагы "Мәңгелек дан" мемориалы янында җыелды. Җыелучыларга мөрәҗәгатендә бүлек начальнигы, полиция полковнигы Ринат Билалов, әлеге чараның мөһимлегенә басым ясады.
- Сугыштан әйләнеп кайта алмаганнар турында без онытырга тиеш түгел. Яу кырларында җанын-тәнен аямый сугышканнарны да, тылда Җиңү яуларга булышканнарны да... - Җитәкченең чыгышында бу фикер кызыл җеп булып сузылды.
Чарада катнашучылар "Мәңгелек ут" янына чәчәк бәйләмнәре куйдылар, шәмнәр кабыздылар. Полицейскийлар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары Бөгелмә полицейскийлары Кызыл Армия урамындагы "Мәңгелек дан" мемориалында булып, сугыш корбаннары турындагы истәлекләрне яңарттылар, хөрмәт күрсәттеләр. Бу хакта Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәтеннән хәбәр итәләр.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа