Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәләр Рөстәм Хәмит улы ИБӘТУЛЛИН белән хушлаша

Рөстәм Хәмит улы ИБӘТУЛЛИН Бөгелмә муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты тирән кайгы белән Россия Федерациясе нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган работнигы, ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районының мактаулы гражданины, "ТатНИПИнефть" институтының элекке директоры, актив җәмәгать...

 

Рөстәм Хәмит улы ИБӘТУЛЛИН

Бөгелмә муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты тирән кайгы белән Россия Федерациясе нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган работнигы, ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районының мактаулы гражданины, "ТатНИПИнефть" институтының элекке директоры, актив җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Хәмит улы Ибәтуллинның вафат булуы турында хәбәр итә.

Р.Х. Ибәтуллин 1931 елның 6 декабрендә ТАССРның Әлмәт районы, Елхово авылында туган.

1955 елда Уфа нефть институтын "отлично"га гына тәмамлап, "Татбурнефть" трестында бораулау мастеры булып эшли. Шул ук елларда халык депутатларының Лениногорск шәһәр Советына депутат булып сайлана. 1958 елдан башлап, Рөсәм Хәмит улы "Татбурнефть"нең бораулау конторасы инженер-диспетчеры, өлкән инженеры, трестның производство-техник бүлеге начальнигы, "Әлмәтбурнефть" идарәсенең баш технологы булып эшли, "Татнефть" берләшмәсенең бораулау бүлеге производство начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелә.

1965 елда кандидатлык диссертациясен уңышлы яклагач, "Татбурнефть" трестының баш инженеры итеп билгеләнә, ә 1968 елдан "Әлмәтбурнефть" идарәсенә җитәкчелек итә башлый. 1978 елдан башлап, Р.Х. Ибәтуллин бөтен гомерен "ТатНИПИнефть" фәнни-тикшеренү һәм проектлау институтына багышлый.

Югары квалификацияле инженер, галим - Рөстәм Хәмитович өр-яңа технологик процессларны эшләүгә һәм гамәлгә кертүгә, мәгълүматлар базасына идарә итүнең һәм проектлауның автоматлаштырылган системасын булдыруга, аны үзләштерүгә, югары җитештерүчән җиһазларны гамәлдә куллануга зур игътибар бирә. Аның җитәкчелегендә "ТатНИПИнефть" илебез нефть чыгару тармагында әйдәп баручы алдынгы институтларның берсенә әверелә.

Рөстәм Хәмит улының күпьеллык намуслы хезмәте югары хөкүмәт бүләкләре белән бәяләнә: Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар Дуслыгы орденнары, "Фидакарь хезмәте өчен. Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә" медале, "Нефть промышленносте отличнигы" билгесе белән бүләкләнә, "Россия Федерациясе нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган работнигы", "ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе", "СССР Нефть сәнәгате министрлыгының мактаулы нефтьчесе" дигән мактаулы исемнәргә лаек була.

Р.Х. Ибәтуллин - 95 фәнни хезмәтнең автордашы, шул исәптән, Россия Федерациясе патентлары белән якланган - 6 монография, 49 уйлап табуның, чит илләрнең 36 патенты белән якланган 4 уйлап табуның авторы.

Чиксез талантлы һәм энергияле, гомумкешелек кыйммәтләренә нигезләнгән үз тормыш принципларына тугрылыклы зат һәрвакыт җәмгыять өчен мөһим вакыйгаларның үзәгендә кайнап яшәде. Рөстәм Хәмит улы гаҗәеп якты карашлы булуы, дөньяны чиксез яратып кабул итүе, күңел көрлеге һәм оптимистлыгы белән аерылып торды. Ул һәрвакыт башкалар проблемаларын кайгыртып яшәде, мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә аларны хәл итүгә ирешергә омтылып, бөтен көчен биреп тырышты. Фәнни эшчәнлеген җәмәгать эшчәнлеге белән уңышлы төстә үреп алып барды: Бөгелмә шәһәр Советы депутаты итеп сайланды, озак еллар СССР Нефть һәм газ промышленносте министрлыгының Фәнни-техник советында, СССР фән һәм техника дәүләт комитетында, РСФСР Үзәк педагогик җәмгыять советында әгъза булып торды.

Арабыздан искиткеч тырыш, хезмәт сөючән, зирәк һәм яхшы кеше китте. Без Рөстәм Хәмит улы Ибәтуллинның вафатын тирән кайгы белән кичерәбез, аның якыннарының, туганнарының олы хәсрәтен уртаклашабыз. Бу яхшы кеше турындагы якты хатирәләр бөгелмәләр күңелендә гомер буе сакланыр.

Л.Р. Закиров, А.Р. Галиуллин, Ф.В. Мөхәммәтов, И.Б. Белова, М.В. Конков, К.Х. Солтанов, Р.З. Сәхабетдинов, А.Т. Зарипов, А.Н. Береговой, А.А. Пузанов һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса