Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәләр – изге Болгар җыенында

21 май көнне Болгар шәһәрендә күптән килгән күркәм традиция буенча Изге Болгар җыены булып узды. Бәйрәмнең почетлы кунаклары арасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" Республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар...

21 май көнне Болгар шәһәрендә күптән килгән күркәм традиция буенча Изге Болгар җыены булып узды. Бәйрәмнең почетлы кунаклары арасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" Республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Югары мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния Нәзарәте рәисе шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы һәм Россия мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе, мөфти Исмәгыйль хаҗи Бердиев һ.б. рәсми затлар бар иде.

Әлеге изге чарада бездән дә, ике автобуска утырып, 80нән артык бөгелмәле (рәсемдә - бер төркем) барды. Илебезнең төрле почмакларыннан әби-бабайларыбыз Ислам динен кабул иткән урынга сәҗдә кылу өчен килгән 30 меңнән артык (кайбер чыганаклар буенча ул көнне изге Болгар җирендә җыелган халыкның саны 50 меңнән дә артып киткән диләр) милләттәшләребез, мөселман кардәшләребез белән бергә без дә алар рухына дога кылдык, изге урыннарны карадык.

Форумны ачу тантанасын уздыру өчен Болгар Ислам академиясе төзеләчәк урын (рәсемдә) янында гына сәхнә урнаштырылган иде. Ул зәңгәрсу, яшькелт, сары һәм ак төсләрдәге татар милли бизәкләре белән бизәлгән. Тамашачылар өчен махсус эскәмияләр урнаштырылган. Изге Болгар җыенына килүчеләр Болгар тарихын чагылдырган фильм карадылар. Ул сәхнәнең ике ягындагы зур экраннар аша күрсәтелде. Шунда ук "Иманга кайту" дип исемләнгән фестивальдә катнашучы җырчыларны тыңлап хозурландык.

Чара Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Рөстәм Миңнеханов Болгар җирлегендә берьюлы ике бәйрәм - Ислам динен рәсми кабул итү көне билгеләп узылуын һәм биредә Болгар Ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салу тантанасы булачагын билгеләп үтте. "Безнең бурыч - динебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калу. Соңгы елларда биредә әлеге юнәлештәкүп нәрсә эшләнелде", - диде ул. Президент шулай ук, безнең, илебезнең динлелеген саклап калу максатында, лаеклы белем бирү йорты булдыру зарурлыгын әйтте һәм нигез салыначак академиянең эш максаты лаеклы дин әһелләре әзерләү икәнен ассызыклады.

"Бүген дөньяда җиңел вакытлар түгел, бигрәк тә Ислам динендә. Шуңа да без тынычлык һәм татулыкта ничек яшәү үрнәген күрсәтергә тиеш. Ата-бабаларыбыздан күчкән гореф-гадәтләр шул тынычлык нигезе булып тора", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм җыенда катнашучыларга рәхмәт әйтеп, исәнлек-саулык теләде.

Ел саен уздырылучы җыенга (Россия мөселманнарының Үзәк Диния Нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин гамәлгә куйган җыен Болгар шәһәрлегендә 1995 елдан бирле оештырыла) килүчеләр искәрә булса кирәк, елдан-ел чараның эчтәлеге байый, үзара аңлашу һаман киңәя бара, уңайлы шартлар тудырыла. Әле шушы көннәрдә генә Иделгә чыга торган юлда тирәнәйтү эшләре башкарылып, хәзер зур теплоходлар, кайсы яктан гына килсәләр дә, Болгарның изге җирләрен күрә алачак.

Ислам академиясенә килгәндә, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, тантанада катнашучыларга Аллаһ сүзләрен җиткереп, гыйлем эстәүнең һәр мөселман өчен фарыз гамәл булуын ассызыклады. "Бу академиябез гыйлем үзәге булачак, гыйлемебезне бөтен дөньяга таратачак. Болгар Ислам академиясен булдыру юлында барча тырышлыкларыбыз уң һәм бәрәкәтле булсын", - дигән теләкләрен ирештерде мөфти. РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланылган дини белем бирү югары уку йортында бер үк вакытта 300ләп кеше укый алачак. Болар - квалификацияләрен күтәрә торган имамнар, 75 - 100 чамасы магистрлар һәм докторлар. Академиядә 5 кафедра эшләр дип ниятләнә.

Көн дәвамында җыенга килгән бөгелмәләр менә шушы һәм башка чараларда катнашып, "Ак Мәчет"тә, "Икмәк музее"нда булып, гомумән, изге урыннарны барлап-карап рәхәт чикте.

Әлфия МОСТАФИНА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса