Бөгелмәләр грипптан сакланыйк
Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да салкын тиеп авырмаган кеше юктыр. Шунлыктан аның клиник симптомнарын һәрберебез яхшы беләбез: тамак төбе авырту, күзләр кызару һәм яктылыктан курку барлыкка килү, томау төшү, тән температурасы күтәрелү. Гриппның да симптомнары шундый ук, тик организмның агулануы бу очракта көчлерәк була (баш һәм буыннар сызлый,...
Авыру билгеләре тойсагыз, беркайчан да үз белдегегез белән дәваланмагыз, дип әйтә Бөгелмәнең үзәк район хастаханәсенең инфекция бүлеге мөдире Р.Миргалимов. Табибка мөрәҗәгать итеп, ул авыруның үзенчәлекләрен, организмның нинди хәлдә булуын исәпкә алып, дәвалау билгели. Организмның үзенчәлекләрен исәпкә алу аеруча әһәмиятле. Мәсәлән, эндокрин системасы авырулары (шикәр диабеты, калкансыман биз функцияләре бозылуы) белән интеккән кеше гриппны бик авыр кичерә, еш кына вируслы пневмония рәвешендә өзлегүләр булырга мөмкин. Салкын тиюне өйдә генә дәвалаганда ул еш кына хроник формага күчә яки бронхит, фронтит, гайморит рәвешендә өзлегүгә китерә. Еш кына вируслы авыру инфекция яки гөмбәчекләр китереп чыгарган башка авыру белән катлаулана. Монда инде табиб ярдәме һәм озакка сузылган дәвалану кирәк булачак. Салкын тимәсен өчен ниләр эшләргә кирәк? Беренчедән, вирусларның һава юлы белән тиз эләгүен онытмаска кирәк. Шунлыктан эпидемия вакытында халык күп җыелган урыннарга (җәмәгать транспорты, кинотеатрлар, хастаханәләр) йөрмәскә тырышыгыз. Әгәр андый урыннарга барырга кирәк булса, сулыш юлларын вирус керүдән ышанычлы саклый торган махсус битлек кияргә онытмагыз. Ә өйгә кайткач, бит-кулны яхшылап сабынлап юарга, тамакны чайкарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа