Казан шәһәренең Иннополис университетында 8 - 10 июнь көннәрендә инде икенче мәртәбә робот техникасы буенча Россия дәрәҗәсендәге олимпиада узды. Анда илнең 45 регионыннан 397 команда составында 790 кеше катнашты.
Бу турыда Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерде.
Нурлат командасы "Лабиринт" категориясендә кече яшь төркемендә беренче урын алган. Гомумкоманда исәбендә Санкт-Петербург катнашучылары беренчелекне яулаган, икенче урында - Мәскәү, өченчедә - Свердловск өлкәсе командалары. Татарстан исә Липецк, Оренбург өлкәләре белән бергә 8 - 10 нчы урыннарны биләп тора.
Татарстанны олимпиадада республика шәһәрләреннән 32 команда тәкъдим иткән. Шулар арасында Бөгелмә командасы да бар. Шәһәр данын Балалар техника иҗаты үзәгенең Андрей Лунев җитәкчелегендәге "Робот һәм техника" берләшмәсенә йөрүче Максим Белоклоков, Туран Барышев һәм Андрей Запольских яклаган. Алар Грамоталар белән бүләкләнгән.
Министр Роман Шәйхетдинов сүзләренә караганда, Татарстанның 2018 елда Дөньякүләм робот техникасы олимпиадасы үткәрү планы бар. Ә инде 2016 елда Казанда информатика фәненнән дөньякүләм олимпиада узачак.
Гөлчәчәк Вәлиева әзерләде.