Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәленең туган көне сайлаулар көне белән туры килде

Бөгелмә һөнәри – педагогия көллияте бинасында урнашкан 2019 елның 8 сентябре Бөгелмә Икътисад, идарә һәм хокук институты факультетының өченче курс студенты Диләрә Гыйззәтуллина өчен озакка истә калачак. Бу көнне яшь бөгелмәле Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда беренче тапкыр катнашты.

1129нчы сайлау участогы исемлегендә 1 517 сайлаучы, шуларның берсе - безнең героебыз. Җылы, кояшлы иртә күңелләрне рухландыра, халык актив рәвештә сайлауларга бара. Көллият фойесында Безнең ишегалдыпроекты кысаларында, анкета тутыру оештырылган. Сайлауларның чисталыгын күзәтүчеләр, эчке эшләр бүлеге һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре хокук тәртибен һәм куркынычсызлыгын күзәтәләр. Кабинетларның берсендә медиклар барлык теләүчеләргә гриппка каршы прививка ясыйлар, моның өчен медицина училищесыннан волонтерлар ярдәм күрсәтә.

Беренче сайлаучыга истәлекле сувенир тапшырылган, ә 75 яшьтән узганнар өчен татлы бүләкләр әзерләгәннәр. Иң кадерле сайлаучы - Диләрә Альберт кызы Гыйззәтуллинага аерым игътибар бирелде. 2019 елның 8 сентябрендә бу кыз беренче тапкыр тавыш бирү хокукына ия булды, димәк, ул дәүләт белән идарә итү процессында катнашу мөмкинлеген алды. Моннан тыш, бу үзенчәлекле көн яшь сайлаучының туган көне белән туры килде. Традиция буенча комиссия рәисе Диләрәгә символик бүләк тапшырды.

- Бүген беренче тапкыр сайлау участогына килеп, тавыш бирдем. Моның өчен алдан ук әзерләндем. Мин бик шат. Беренче тапкыр эшләнгән эш гомергә хәтердә кала бит ул. Иртүк иң беренче булып, мине әбием котлады. Үз илемнең киләчәге өчен тавыш биргәнемә бик горурланам. Россия гражданины буларак, мөстәкыйль, зур тормышка аяк атладым. Тавышымны халык  мәнфәгатьләрен кайгырта алырдай кандидатка бирдем. Ялгышмаганмындыр, дип уйлыйм. Зур түземсезлек белән сайлау нәтиҗәләрен көтәм, – дип сөйләде Диләрә.

 Татарстанда 8 сентябрьдә Татарстан халкы ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлады. Сайлаулар сайлаучыларның бик актив килүе белән узды. Тавыш бирүне 103 региональ һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары яктыртты. Сайлауларның чисталыгын күзәтүчеләр күп булган. ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, сайлаулар тәртип бозуларсыз узды, шикаятьләр булмады.

Роза Йосыпова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса