Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәлеләрне тантаналы шартларда алтын юбилейлары белән котладылар

Юрий Владимирович һәм Татьяна Ивановна Шилдиннар гаиләләренең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

Юрий Владимирович 1951 елның 20 мартында Таҗикстан ССРның Кайракум районы Курусай бистәсендә туа, Татьяна Ивановна 1954 елның 2 гыйнварында Оренбург өлкәсенең Северный районы Кирсановка авылында туа.

1969 елда Татьяна ерак Та-җикстанның Бустон шәһәренә туганнары янына кунакка килә. Соңрак анда яшәргә калырга дигән карар кабул итә. Шунда ук 1971 елның декабрендә Татьяна булачак ире Юрий белән таныша. Егет ул вакытта Совет Армиясе сафларыннан яңа гына әйләнеп кайткан була. Биш ай очрашып йөргәннән соң яшьләр язылышалар. Ә 1973 елда парның беренче мәхәббәт җимешләре – Олег туа. 1975 елда яшь гаилә Татьянаның туганнары яшәгән Бөгелмә шәһәренә күчәргә карар кыла. Гомер буе дус-тату яшәгән алар, бер эштән дә курыкмыйча, килгән авырлык-ларны бергәләп җиңеп, һәрвакыт бер-берсенә генә өметләнеп, таянып яшәгән юбиляр пар. Юрий “Откормсовхоз”да тимерне эретеп ябыштыручы, Татьяна маляр булып эшли. 1977 елда кызлары – Елена, 1981 елда тагын бер уллары Александр туа.

Җиде елда шәһәрдә яшәгәннән соң, ирле-хатынлы Бөгелмә райо-нының Покровка авылына күчеп китәләр. Бүген юбилярлар өчен Бөгелмә районының Покровка авылы туган якларына әйләнде. Алар аннан башка тормышларын күз алдына да китерә алмыйлар.

Юрий Владимирович һәм Татьяна Ивановна үзләренең искиткеч балалары, оныклары – Александр, Владимир, Никита һәм оныкчыклары: Софья һәм Левны тормышның иң кадерле бүләге дип саныйлар.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Рөстәм улы Закиров исеменнән алтын юбилярларны Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Анатольевна Плеханова котлады, аларга гаилә иминлеге теләде, Рәхмәт хаты һәм юбилей медале тапшырды. Шулай ук юбилярларга Ключевка авыл җирлеге башлыгы Владимир Афанасьевич Батаев җылы котлауларын җиткерде.

Күркәм традиция буенча, кунаклар һәм туганнары барында алтын юбилярлар Бөгелмә районының Мактаулы гаиләләре китабына үз имзаларын куйдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса