Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәлеләрне салымнарны вакытында түләргә чакыралар

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча №17нче районара инспекциясе начальнигы урынбасары Гүзәл Карманова салымнарны вакытында түләү кирәклеген искә төшерде.

Көзелга йомгак ясый башлау чоры. Ә күчемсез милек, транспорт чаралары һәм җир кишәрлекләре хуҗалары өчен бу – милек салымнарын түләү вакыты.

Октябрь дәвамында салым органнары физик затлар тарафыннан транспорт, җир һәм физик затлар милкенә салым түләү өчен салым белдерүләрен формалаштыруны һәм җибәрүне төгәлләделәр.

Күрсәтелгән салымнарны, узган салым чорыннан соң килгән елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча, ягъни 2020 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Милек салымнарын вакытында түләмәгән очракта, 2 декабрьдән башлап, срогы чыккан өчен пенялар исәпләнәчәк.

Инспекция, салым түләүчеләрнең агымдагы бурычлары һәм түләнеп бетмәгән акчаларының артуына юл куймас өчен, прокуратура, район хакимияте, суд приставлары хезмәте органнарын чакырып, бурычларны җайга салу буенча киңәшмәләр һәм комиссияләр уздыру эшләре алып барыла. Шулай ук РФ Салым һәм җыемнар турындагы кодексның 48нче маддәсе нигезендә физик затлардан бурычларны суд тәртибендә түләттерү буенча эш алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса