Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәлеләрне "Полицейский Степа абый" конкурсында катнашырга чакыралар

Чараны Россия Эчке эшләр министрлыгы оештыра.

Россия Эчке эшләр министрлыгында ел саен үткәрелә торган «Полицейский Степа абый»балалар иҗаты конкурсы башланды. Конкурс берничә этапта уздырыла - җирле, төбәк һәм федераль.

Конкурста катнашу өчен төрле материалдан (текстиль, агач, полимер балчык һ.б.) 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар ясаган эшләнмәләр рөхсәт ителә.

Һәр эш конкурста катнашу өчен гариза белән бергә алып барылырга тиеш, анда авторның өстәлеп бирелә торган форма буенча мәгълүматлары һәм контактлары күрсәтелә.

Конкурсның республика этабында җиңү яулаган эш федераль этапта катнашачак. Аның сурәте Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылачак, анда конкурсның федераль этабында җиңүче онлайн-тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк һәм Халыкара балаларны яклау көне алдыннан аталачак.

Эшләрне 15 майга кадәр Бөгелмә ш., Ленин ур., 42, 103 нче кабинет адресы буенча алып килергә кирәк. Конкурста катнашу өчен гариза бирергә кирәк, анда авторның мәгълүматларын һәм контактларын күрсәтергә кирәк (кушымта).

Белешмәләр өчен Телефон: 8(919) 638-13-02.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса