Бөгелмәлеләрне «Май чабу» («Масленица») халык күңел ачу бәйрәменә чакыралар
Шәһәрдә бәйрәм чаралары өчен ике мәйданчык оештырылачак.
Бөгелмә халкын һәм шәһәр кунакларын 14 мартта сәгать 11дә – Балалар паркында (Ленин урамы, 45) һәм 13 сәгатьтә Кызылармия урамында урнашкан Мәдәният һәм ял паркында узачак «Май чабу» халык күңел ачу бәйрәменә чакыралар.
Бәйрәм чаралары программасында – театральләштерелгән тамаша, концерт программасы, иҗади эшләнмәләр күргәзмәләре, майлы коймак рәтләре, «Май чабу» бәйрәме курчаклары ясау буенча мастер-класслар, коймак пешерү, карачкы яндыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа