Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәлеләрне катгый режимлы колониягә хөкем иттеләр

Ир тоткарлаган вакытта полиция хезмәткәрләренә буйсынмаганлык күрсәткән, качып китәргә маташкан.

Бөгелмәдә элек хөкем ителгән 35 яшьлек җирле кешегә карата эш каралды. Ул административ күзәтчелекне үтәмәүдә гаепле дип табылды. Бу хакта Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе Л.Миңнебаев сөйләде.

2018 елда ТР Түбән Кама шәһәр суды хөкем ителүчегә карата карар чыгарды - айга 3 тапкыр Эчке эшләр органына килү һәм төнлә өйдә булу бурычын йөкләп, административ күзәтчелек билгеләнде.

Әмма хөкем ителүче чикләүләрне үтәмәгән. Моннан тыш, кулга алынганда полиция хезмәткәрләренә буйсынмаганлык күрсәткән, качып китәргә маташкан.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды һәм тәүбә итте.

Суд аны, катгый режимлы төзәтү колониясендә җәза үтеп, 4 айга ирегеннән мәхрүм иткән.

Хөкем карары законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса