Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәлеләрне һава торышының начараюы турында кисәтәләр

“Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе” ФДБУ мәгълүматлары буенча 18, 19 һәм 20 февральдә начар метеорологик күренешләр көтелә.

Юеш кар рәвешендәге явым-төшем, төнлә урыны белән көчле буран. Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр тизлектә, юлларда бозлавык.

Башкарма комитет бөгелмәлеләрне йортларның түбәләреннән кар һәм боз төшү куркынычы турында кисәтә. Боз сөңгеләре һәм карлары эленеп торган йортлардан ераграк торырга, алар янында машиналарны калдырмаска киңәш ителә.

Бөгелмәнең юл хезмәтләре транспорт чараларын юл йөрү өлешендә калдырмауларын үтенә.

ЮХИДИ машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәүләрен, авариягә китерергә мөмкин булган кискен маневрлар ясамауларын сорап мөрәҗәгать итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса