Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәлеләргә югары бүләкләр тапшырылды

Мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне һәм физик культура һәм спорт өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Любовь Пискунова һәм Владимир Козлов билгеләп үтелде.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән мәдәният үсешенә зур өлеш керткән өчен «Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе директоры Любовь Пискуновага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Любовь Николаевна 40 ел диярлек мәдәният өлкәсендә эшләгән.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының физик культура һәм спорт өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен «1 нче спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Владимир Козловка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса