Бөгелмәлеләргә экология сораулары буенча консультация бирәчәкләр
Очрашуга алдан язылу 8(8553) 33-03-26 телефоны яки Бөгелмә шәһәрендәге 8(85594) 4-38-65 телефоны буенча башкарыла.
24 апрель көнне 14.00 сәгатьтә Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетында (Гафиятуллин ур., 7 йорт, 312 нче кабинет) халыкны кабул итү узачак, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәте.
Табигать саклау законнары мәсьәләләре буенча ТР Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Фаяз Шакиров, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк - Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Альберт Маликов, Татар табигатьне саклау районара прокуроры, юстициянең өлкән киңәшчесе Илсур Гыйльметдинов консультация бирәчәк.
Очрашуга алдан язылу 8(8553) 33-03-26 телефоны яки Бөгелмә шәһәрендәге 8(85594) 4-38-65 телефоны буенча башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа