Бөгелмәлеләргә диспансерлаштыруны ничек узарга
Бу тикшерү ирекле һәм бушлай.
Диспансерлаштыру авыруларны профилактикалау буенча мөһим медицина чараларына керә. Бу башлангыч этапта хроник авыруларны ачыкларга мөмкинлек бирә. 18-39 яшьлек кешеләр өчен диспансерлаштыру өч елга бер тапкыр, 40 яшьтән - ел саен үткәрелә. Бу тикшерү ирекле һәм бушлай.
Диспансерлаштыруны «Бөгелмә РҮХ» ДАССОның (Октябрь ур., 20) сырхауханәсендә узарга мөмкин. Паспорт, медицина полисы һәм иминият таныклыгы белән 318 нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Эш вакыты: дүшәмбедән җомгага кадәр - 8.00 дән 16.00 гә кадәр, шимбә көнне-8.00 дән 12.00 гә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа