Бөгелмәлеләр ЮХИДИ бүлегенә килә һәм, сорауларын, гадәти чират тору тәртибендә хәл итә алалар.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе социаль дистанцияне, шулай ук битлек һәм дезинфекция режимнарын саклаган хәлдә, гадәти эш режимында эшли башлады.
Бу чаралар кешеләрне коронавирус инфекциясе таралудан яклау өчен күрелгән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.
ЮХИДИ бүлекчәләренә мөрәҗәгать иткәндә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан файдаланып, вакытны шактый экономияләргә мөмкин.
gosuslugi.ru сайтында транспорт чарасын теркәүгә, машина йөртү хокукын алу, машина йөртү таныклыкларын бирү яки алыштыру өчен имтиханнар тапшыру хокукына гариза бирергә мөмкин. Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биргәндә дәүләт пошлинасы өчен 30 процент күләмендә ташлама алырга мөмкин.
Шулай ук республиканың барлык КФҮләрендә Россия машина йөртү таныклыкларын халыкара үрнәктәге хокукларга алыштырырга була. Гариза һәм документларны кабул итү һәм теркәү мизгеленнән дәүләт хезмәте күрсәтү вакыты 15 эш көненнән дә артмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа