Бөгелмәлеләр ярдәм сорап ТР прокуроры урынбасарына мөрәҗәгать иттеләр
Бөгелмә шәһәр прокуратурасында Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Олег Даминов гражданнарны шәхсән кабул итте.
Прокурорга кабул итүгә Бөгелмә районының 14 кешесе мөрәҗәгать итте. Алар иҗтимагый тормышның төрле өлкәләренә, шул исәптән торак-коммуналь хуҗалык, җир хокук мөнәсәбәтләре, сукбай этләрне тоту, иминият хокук мөнәсәбәтләренә, авторлык хокукларын һәм пенсия законнарын үтәүгә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрделәр.
Аннары Олег Даминов Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 3 нче тикшерү изоляторында булып, 7 хөкем ителүчене кабул итте. Аларның мөрәҗәгатьләре шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итү мәсьәләләренә кагылышлы иде.
Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да тикшерүләр оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа