Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр – яңа туган балалар өчен бушлай бүләк комплектын алучылар арасында.

Мәскәүдән соң сабыйлар өчен әйберләр салынган тартмаларны Россиянең башка төбәкләрендә дә бирә башладылар. Татарстанда җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә аларны 2020 ел башыннан бирле тапшыралар.

Шәхси закон актлары на бәйле рәвештә, илнең теге яки бу субъектында җыелмага керә торган әйберләр исемлеге аерылып тора. Безнең республикага универсаль комбинезон-трансформер, мендәр-кокон,  сарык йоныннан сырган юрган, подгузниклар, балалар костюмы, бала чүпрәкләре, гигиена чаралары, киез итекләр, халат, сөлгеләр, тапочкалар һәм җиңсәләрдән торган чүпләмле әйберләр комплекты керә. Барлык товарлар үзебезнең Татарстан предприятиеләрендә җитештерелгән.

Җыелмалар бала тудыру йортыннан чыккан көндә социаль ярдәм чараларының берсе буларак бирелә. Аны шулай ук бала дөньяга килгәннән соң алты ай эчендә алырга мөмкин. Ике һәм аннан күбрәк бала туган очракта,  кирәк-яраклар балаларның һәрберсенә бирелә.

– Улыбыз туу турында таныклык белән бергә  комплект алу мөмкинлеге турында белешмә дә бирделәр. Мәгълүмат белән танышканнан соң, кирәкле документларны әзерләп, “Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иттек. Нәтиҗә көткән арада, интернетта тупланмага ниләр керүен карарга булдым. Фотографияләр бик аз иде. Бала тудыру йорты шәфкать туташы  зур тартма чыгарып биргәч, гаҗәпкә калдым. Хатыным белән өйдә андагы әйберләрне карап чыктык һәм тагын бер кат сөендек. Бары җылытылган бер комбинезон гына да кибеттә өч-дүрт мең сумга якын тора, ә монда – бушка гына. Дәүләт ярдәме бик әйбәт, – дип уртаклашты фикерләре белән бөгелмәле Юрий Вячеславов.

Татарстанда бала табу урыны буенча бала тудыру йортында бүләк комплектын алу өчен гаиләнең җан башына уртача кереме күләме турында Республика матди ярдәм үзәге бүлекчәсе биргән белешмә алып килергә кирәк. Әгәр сабый төбәкнең башка районында дөньяга килгән икән, җирле халыкка өстәмә рәвештә җыелманы моңа кадәр алмаганлыгы турында белешмә, баланың туу турында таныклык күчермәсе, ә республикадан читтә туган булса,  сабыйның тууын раслаучы документ кирәк булачак.

Безнең муниципаль берәмлектә җан башына уртача керем күләме турында белешмәне “Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бирәләр. Үзәк белгечләре моның өчен нәрсә кирәклеге турында үзләре үк аңлатып бирәчәк.

Сүз уңаеннан, әлеге җыелмага шулай ук күкрәк баласын уллыкка алган ата-аналар һәм йөкле хатын-кызлар да исәп тота ала.

Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ                      

ФОТО: Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса