Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үтәләр

«Спутник-V” препараты белән прививканы беренчеләрдән булып медицина хезмәткәрләре ясатты.

Вакцинаның икенче партиясе килеп җитү белән мәгариф оешмаларында һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә дә прививка ясаячаклар.  

– Мин белемем буенча биолог, вакцинация тарихын беләм, Россия микробиология мәктәбенең ни дәрәҗәдә көчле икәнен беләм. Шуңа күрә дә сәламәтлеккә бәйле проблемалар килеп тумасын өчен коронавирустан вакцина куйдыртырга кирәк дип саныйм, – ди 2нче лицей директоры Геннадий Иванов.

«COVID-19»дан вакцинация түләүсез үткәрелә һәм кешенең ихтыяры – үз теләге буенча гына. Безнең шәһәр һәм районда яшәүчеләр прививканы «Бөгелмә район үзәк хастаханәсе» дәүләт учреждениесе поликлиникасында ясата алалар.     

Бөгелмә үзәк хастаханәсенең поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары вазифаларындагы Светлана Голубцова сүзләренә караганда, коронавирустан вакцина алырга теләүчеләр өчен чикләүләр юк. 18 яше тулган, «COVID-19» белән чирләмәгән, медицина күзлегеннән каршылыклары булмаган һәр кеше прививка ясата ала.  

– Вакцинация поликлиникада 506нчы бүлмәдә ясала. Алдан язылу өчен 1, 3 я 4нче каттагы медицина постларының берәрсенә мөрәҗәгать итәргә яки һәр көнне сәгать 8дән 17 сәгатькә кадәр 3-90-38 телефоны аша Call-үзәккә шылтыратырга кирәк. Кешенең үзе белән паспорты, медицина иминият полисы һәм СНИЛСы булырга тиеш, – ди Светлана Голубцова.  

Пациент ризалыгын белдергәч, прививка ясар алдыннан  антитәнчекләр булу-булмавын тикшерү өчен аннан анализ алалар. Аннары аны табиб тикшерә һәм сораштыру үткәрә. Каршылыклар булмаган очракта, прививка ясала.  

«Спутник V» – ике фазалы вакцина. Тулы канлы иммунитет барлыкка килсен өчен икенче компонентны организмга керткәнче 21 көн вакыт узарга тиеш. Бу ике фаза арасында кеше үзен бик нык сакларга: барлык татарстанлылар өчен мәҗбүри булганча, битлек киеп йөрергә, антисептик кулланырга, кулларын җентекләп юарга, социаль дистанцияне сакларга, йогышлы-вируслы чирләрдән саклануның бөтен чарасын күрергә тиеш.   

Медицина хезмәткәрләре вакцинацияне, беренче булып, яңа елга кадәр үк үттеләр. Тотрыклы иммунитет барлыкка килсен өчен хәзер аларга вакцинаның икенче өлешен кадатыр вакыт җитте.  

– Беренче доза вакцинаны кадагач, мин үземне начар хис итмәдем, температурам да күтәрелмәде, тән сызлау, хәлсезлек тә сизмәдем, – ди ашыгыч медицина ярдәме станциясе мөдире Сергей Голубцов. – Табиб буларак, профилактик прививкаларны ясату кирәк дип саныйм. Үзебезнең куркынычсызлык өчен бит. 

«Бөгелмә үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы Александр Иванов әйтүенчә, Бөгелмәгә 190 доза вакцина килгән. Хәзерге вакытта 65 кешегә прививка ясалган. Чиратка 485 кеше язылган. Бүгенге көндә  коронавируска каршы прививканы никадәр күбрәк кеше ясатса, шулкадәр яхшырак.

Диана БРЮХАЧЕВА

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА тәрҗемәсе

Фото: Сергей Брюхачев, Диана Брюхачева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса