Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр “Урманнарны янгыннардан саклыйк!” акциясенә кушылдылар

"Ялкын" приютында тәрбияләнүче балалар "Әйдәгез, бергәләп киләчәк буыннар өчен урманнарны саклыйк! дигән девиз белән чыктылар һәм янгын куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында узган "Урманнарны янгыннардан саклыйк!" акциясенә кушылдылар. Башта тәрбияче Мария Кривошеина яшүсмерләр белән "Урман - кислород чыганагы" дигән темага әңгәмә оештырды. Аның барышында балалар урманнарда үзеңне ничек тотарга кирәклеге, ә нәрсәне...

"Ялкын" приютында тәрбияләнүче балалар "Әйдәгез, бергәләп киләчәк буыннар өчен урманнарны саклыйк! дигән девиз белән чыктылар һәм янгын куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында узган "Урманнарны янгыннардан саклыйк!" акциясенә кушылдылар.

Башта тәрбияче Мария Кривошеина яшүсмерләр белән "Урман - кислород чыганагы" дигән темага әңгәмә оештырды. Аның барышында балалар урманнарда үзеңне ничек тотарга кирәклеге, ә нәрсәне (янып торган шырпыны, тәмәкене җиргә ташламаска, куелыкта һәм җилле көннәрдә учак якмаска һ.б.) катгый төстә эшләргә ярамавы турында белделәр.

Аннары приютта тәрбияләнүчеләр урамга чыгып, шәһәр халкына һәм шул микрорайондагы мәктәп укучыларына урманнарны янгыннардан саклау, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр, халык күп йөри торган урыннарда "Урманнарыбызны янгыннардан саклыйк!" дигән листовка-буклетлар беркеттеләр.

Мария КРИВОШЕИНА,

тәрбияче.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса