Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр, татарча диктант язабызмы?

29 октябрьдә "Татарча диктант" акциясе уздырыла. Акциянең максаты - татар телендә хатасыз язарга өйрәнүгә омтылу, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыру. Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып татар телен белү дәрәҗәсен сынап карый ала. "Татарча диктант" Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург,...

29 октябрьдә "Татарча диктант" акциясе уздырыла.

 

Акциянең максаты - татар телендә хатасыз язарга өйрәнүгә омтылу, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыру. Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып татар телен белү дәрәҗәсен сынап карый ала.

"Татарча диктант" Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, шулай ук Павлодар (Казахстан) белән Бишкәк (Кыргызстан) шәһәрләрендә оештырылачак.

Акцияне оештыручылар - Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, "Каюм Насыйри институты" фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Яшьләр һәм спорт министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

 

Диктант язарга теләүчеләр рәсми сайт аша теркәлә ала, дип хәбәр итә оештыручылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса