Бөгелмәлеләр тагын берничә яңа категорияләр буенча «Халык контроле»нә мөрәҗәгать итә алалар
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр тагын берничә яңа категорияләр буенча «Халык контроле»нә мөрәҗәгать итә алалар

Системада «Каты коммуналь калдыклар» юнәлеше буенча өч яңа категория барлыкка килде.

Бөгелмәлеләр яңа категорияләр буенча «Халык контроле»нә мөрәҗәгать итә алалар. Бу хакта шәһәр мэриясендә узган чираттагы киңәшмәдә дә сүз барды.

Системада «Каты коммуналь калдыклар" юнәлеше буенча өч яңа категория барлыкка килде.

2020 ел башыннан алып, Бөгелмә районында «Халык контроле» системасына каты көнкүреш калдыкларын чыгару мәсьәләләре буенча 46 гариза керде.

Нигездә, алар төзелеш һәм зур габаритлы чүп-чар, агач ботакларын һәм үсемлек калдыкларын саклауга кагылышлы иде. Хәзерге вакытта аларны чыгару белән «ГРИНТ» җәмгыятенең төбәк операторы шөгыльләнә. Төрле йөк күтәрүчәнлеге булган 7 машина кулланалар. Контейнер мәйданчыкларын карап тоту өчен идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җаваплы.