Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр саваплы эшкә кушылды

Бу көнне яңартылып килүче сквер 500 төп үсентегә баеды. Бөгелмәдә агач утырту акциясен сентябрь азагына кадәр дәвам итәргә уйлыйлар.

ТР минитрлар кабинеты карары (распоряжение) буенча, Волонтерлар елы уңаеннан һәм урмана сак караш уяту максатыннан 8-14 сентябрьдә Татарстанда "Урман ункөнлеге" табигатне саклау акциясе игълан ителде. Аның кысаларында бөгелмәлеләр төзекләндерү эшләре барган Петр Ненастин исемендәге скверга агач утыртты.
- Сквер яшеллексез була алмый. мин бу акциядә катнашкан шәһәрдәшләргә рәхмәт белдерәм. Бөгелмә элек-электән яшел шәһәр булып исәпләнә килә. Әлеге традицияне без сакларга тиеш. Агач утырту ул һәрвакыт зур шатлык, - дип белдерде район башлыгы Линар Закиров.
Бу көнне яңартылып килүче сквер 500 төп үсентегә баеды. Бөгелмәдә агач утырту акциясен сентябрь азагына кадәр дәвам итәргә уйлыйлар.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков сүзләре буенча, бу атнада Вахитов урамындагы яңа юл участогы буенда утырту планлаштырыла. Тагын берничә территория агач утырту өчен карала. Авыл җирлекләре дә "Урман ункөнлеге" акциясеннән читтә калмый. Агач үсентеләрен "Бөгелмә урманчылыгы" Дәүләт казна учреждениесе бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6