Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр, сак булыгыз: җылы бирү сезоны башланды

Кызганыч, ләкин статистика күрсәткәнчә, нәкъ менә салкыннар башлану белән җылыту чорына кергәч, йортларда һәм фатирлардагы янгыннар саны кискен арта. Күп еллар дәвамында алып барылган оператив анализ буенча көзге-кыщкы чорда кеше факторы, янгын куркынычсызлыгын сакламау, электр җиһазлары һәм торба-мич хуҗалыгын монтажлау һәм файдалану буенча төп кагыйдәләрне үтәмәү янгыннар чыгуның төп сәбәбе...

Кызганыч, ләкин статистика күрсәткәнчә, нәкъ менә салкыннар башлану белән җылыту чорына кергәч, йортларда һәм фатирлардагы янгыннар саны кискен арта.

Күп еллар дәвамында алып барылган оператив анализ буенча көзге-кыщкы чорда кеше факторы, янгын куркынычсызлыгын сакламау, электр җиһазлары һәм торба-мич хуҗалыгын монтажлау һәм файдалану буенча төп кагыйдәләрне үтәмәү янгыннар чыгуның төп сәбәбе булып тора.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча берничә киңәш:

- кустар әзерләнгән электр приборларыннан файдаланмагыз;

- электр челтәрен кыска ялганыштан саклау өчен сәнәгатьтә эшләнгән предохранительләрне генә кулланыгыз;

- караваттта тәмәке тартмагыз;

- газ приборларын янган килеш берүк калдырмагыз;

- тиз кабыныт китүче сыек матдәләрне мичне яндырып җибәрүдә куллана күрмәгез;

- кечкенә балаларны караучысыз калдырмагыз;

- тәмәке төпчекләрен күпкатлы йортлар тәрәзәсеннән ташламагыз.

Кышкы сезонга керер алдыннан мичләрне, казаннарны, башка шундый электр җиһазларын карап, ремонтларга киңәш ителә. Мичләрне, тарту торбаларын кимендә өч айга бер мәртәбә(бертуктаусыз эшләп торучы мичләр өчен - ике айга бер мәртәбә) корымнан чистартырга кирәк.

Исегездән чыгармагыз: менә шушы гади генә кагыйдәләрне үтәп, сез үзегезнең, балаларыгызның һәм якыннарыгызның куркынычсызлыгын тәэмин итәсез. Димәк, сезнең куркынычсызлык, беренче чиратта, сезнең үзегездән тора.

Лилия КӘРИМОВА,

21 нче янгын сүндерү часте инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса