Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр сак булыгыз! Акча реформасы көтелә имеш...

Әгәр сезгә шылтыратып, берәрсе үзен пенсия фонды хезмәткәре дип таныштыра һәм пенсияне кабат чутлату таләп ителә һәм өстәмә акча күчерү өчен кирәк дигән булып, банк картасы реквизитларын әйтүегезне сорыйлар икән, берүк моны эшли күрмәгез! Алар картагыздан бар булган акчагызны алачаклар. Шулай ук сезнең янга социаль хезмәткәр кыяфәтендә дә килеп, мөрәҗәгать...

Әгәр сезгә шылтыратып, берәрсе үзен пенсия фонды хезмәткәре дип таныштыра һәм пенсияне кабат чутлату таләп ителә һәм өстәмә акча күчерү өчен кирәк дигән булып, банк картасы реквизитларын әйтүегезне сорыйлар икән, берүк моны эшли күрмәгез! Алар картагыздан бар булган акчагызны алачаклар.

Шулай ук сезнең янга социаль хезмәткәр кыяфәтендә дә килеп, мөрәҗәгать итәргә, акча реформасы көтелүе турында әйтергә мөмкиннәр. Иске купюраларыгызны яңасына алыштырып бирергә ярдәм итәбез дип, ышандырырга тырышырлар, ышанмагыз, алданмагыз!

Андый кырыгалдарларга акчагызны тоттыра күрмәгез! Шикле тәкъдимнәр белән йөрүче таныш булмаган андый кешеләрне квартирга бөтенләй кертмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса