Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр – Республика бәйгесе җиңүчеләре

Бөгелмә муниципаль районының мәдәният учреждениеләре тарафыннан конкурска 8 иҗади проект тәкъдим ителде.

ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан республика грантларын алу бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Ул мәдәният һәм сәнгать муниципаль учреждениеләренең иҗади проектларына ярдәм йөзеннән башкарыла.

Бөгелмә муниципаль районының мәдәният учреждениеләре тарафыннан конкурска 8 иҗади проект тәкъдим ителде. Аларның 3се конкурс җиңүчеләре булды.

 “Социаль-мәдәни эшчәнлек” номинациясендә грант “Үзәкләштерелгән район клублар системасы” учреждениесе директоры Ирина Ибәтуллинаның ике авторлык проектына бирелде. Болар – “Синең кешеләрең, Татарстан. Хроника шәхесләрдә” проекты (200 000 сум) һәм үзешчән курчак театрлары өчен курчаклар әзерләү буенча “Иҗади остаханә”  “Тридевятово” проекты (183 200 сум күләмендә).

“Китапханә эше” номинациясендә “Җирлекара үзәк китапханә” учреждениесенең үзәк балалар китапханәсе булдырган “Терелгән картиналар” проекты җиңүче булды. Авторлары Анна Пахомова һәм Наталья Сушкова. Аларга 94 800әр сум күләмендә грант тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса