Бөгелмәлеләр М. Өнҗәл исемендәге Бөгелмә интернат-лицее иҗат коллективының ролигын хуплый алалар
Тавыш бирү 20 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Әлеге конкурста Бөгелмә муниципаль районының белем бирү учреждениеләре, шулай ук яшьләр сәясәте оешмалары катнаша. Иң яхшылар арасында – М. Өнҗәл исемендәге лицейның иҗади коллективы тарафыннан төшерелгән видеоролик.
2020 елның 20 октябреннән 20 ноябренә кадәр конкурсының www.anticorruption.life рәсми сайтында тавыш бирергә мөмкин.
Конкурс эшләре авторларының һәм автордашларының яше – 14 яшьтән 35 яшькә кадәр. Хәзер катнашу өчен 4 661 конкурсант гариза биргән. Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә: “Иң яхшы видеоролик” һәм “Иң яхшы плакат”.
Онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «тавыш» җыйган конкурсантлар (I, II һәм III урын) җиңүчеләр дип танылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа