Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр, каникулда күңелле һәм файдалы ял итегез!

Саф һавада хәрәкәттә булуның сәламәтлек өчен никадәр файдалы икәнлеге турында иң ялкау кешеләр дә белә булыр. Шуңа күрә дә бу Яңа ел каникуллары чорында сезне актив ял итәргә өндибез. Бөгелмә Боз сараенда 16 сәгатьтән башлап, кичке 9га кадәр тимераякта шуарга була. Төгәлрәк мәгълүмат алу өчен 6-61-87 телефонына шылтыратыгыз. Чаңгы базасына...

Саф һавада хәрәкәттә булуның сәламәтлек өчен никадәр файдалы икәнлеге турында иң ялкау кешеләр дә белә булыр. Шуңа күрә дә бу Яңа ел каникуллары чорында сезне актив ял итәргә өндибез.

Бөгелмә Боз сараенда 16 сәгатьтән башлап, кичке 9га кадәр тимераякта шуарга була. Төгәлрәк мәгълүмат алу өчен 6-61-87 телефонына шылтыратыгыз.

Чаңгы базасына барсагыз, рәхәтләнеп ял да итәрсез, саф һавада сәламәтлекне дә ныгытырсыз. Анда чаңгыларны гына түгел, тимераякларны да прокатка алырга мөмкин. База иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшли. Белешмәләр өчен телефон: 4-96-01.

Барыгыз, шуыгыз, үкенмәссез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса