Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр кабат Муса Җәлил урамын төзекләндерү концепциясен тикшерделәр

Бөгелмә районы башкарма комитеты, уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча бөтенроссия конкурсында катнашырга әзерләнү кысаларында, шәһәрнең үзәк урамнарының берсе – Муса Җәлилне төзекләндерү проекты буенча иҗтимагый фикер алышулар уздырды.

Гавами тыңлаулар вакытында җирле халык, активистлар, эшмәкәрләр, һәм Муса Җәлил урамында урнашкан биналарның, җир участокларының милекчеләре һәм арендаторлары үзәк сулык янында урнашкан территорияне төзекләндерүнең формалашкан концепциясе буенча тәкъдимнәрен әйттеләр.

Исегезгә төшерәбез, уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары конкурсы «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проектына кертелде. 2018 елдан Россия Президенты йөкләмәсе буенча үткәрелә. Анда 100 мең кеше яшәгән шәһәрләр, шулай ук федераль һәм төбәк әһәмиятендәге тарихи җирлекләр катнаша.

Татарстан Республикасыннан конкурста катнашуга 12 гариза бирелгән, шул исәптән Бөгелмә муниципаль районыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса