Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр иманлы булсыннар

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе секретаре Наилә Хәйруллина "Сәлам" рухи-сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар белән очрашты. Н. Хәйруллина аларга аек тормыш рәвешенең тормышта никадәр мөһим роль уйнавы турында сөйләде. Балалар, үз чиратында, гаиләләрдә сәламәт тормыш рәвеше алып барылсын иде дигән теләк белдерделәр. Наилә ханым үз чыгышында:...

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе секретаре Наилә Хәйруллина "Сәлам" рухи-сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар белән очрашты.

Н. Хәйруллина аларга аек тормыш рәвешенең тормышта никадәр мөһим роль уйнавы турында сөйләде. Балалар, үз чиратында, гаиләләрдә сәламәт тормыш рәвеше алып барылсын иде дигән теләк белдерделәр. Наилә ханым үз чыгышында: "Кисәтелгән, димәк, коралланган!. Укучылар исерткеч эчемлекләрнең, бер генә тапкыр кулланганда да наркотикларның сәламәтлеккә һәм психикага никадәр зыян китерүен белергә тиеш", - дип ассызыклап үтте.

Очрашу барышында кәрәзле телефоннарның зыяны турында да сөйләнде. Галимнәр фикеренчә, 8 яшькәчә балалар мондый телефоннардан бөтенләй файдаланырга тиеш түгелләр, чөнки телефонга килүче дулкыннардан баш мие шеше барлыкка килү ихтималы бик зур икән.

Шунысы куанычлы, очрашуга йомгак ясаганда балалар ‰ир йөзендә мондый афәтләр булмасын өчен кешеләр иманлы булырга, Аллаһка ышанырга тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр. "Менә шул чакта наркомания һәм алкоголизм белән бернинди дә проблемалар булмас", - диделәр алар бертавыштан.

Зарема ХӨСНЕТДИНОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса