Бөгелмәлеләр илдә беренче
23 сентябрь көнне Дзержинск шәһәрендә “Россия Федерациясе Кораллы Көчләре” призына дзюдо буенча Бөтенроссия ярышлары үтте. Спорт чарасында 18 яшькәчә булган яшүсмерләр катнашты.
Ярышларда Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород, Самара, Оренбург, Киров, Пермь, Пенза, Свердловск, Чиләбе, Тюмень шәһәрләреннән, Чувашия, Удмуртия, Ханты-Мансиск, Ямало-Ненецк автоном округларыннан һәм Мордовия, Кабардино-Балкария республикаларыннан 300ләп спортчы катнашты.
Әлеге ярышта безнең шәһәрне “Юность” спорт комплексында тәрбияләнүче 2нче лицейның 10 “А” сыйныфы укучысы Муса Исламголов тәкъдим итте. Ул алтын медаль яулады һәм спорт мастеры кандидаты нормативларын үтәде. Спортчыны СССР спорт мастеры Рафаэль Хәсәнов тәрбияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа