Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр игътибарына! 2018 елның наркотикларга каршы акциянең икенче этабы үткәрелә

2018 елның 12-23 ноябрендә "Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит" Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең икенче этабы үткәрелә.

2018 елның 12-23 ноябрендә "Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит" Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең икенче этабы үткәрелә.
Акция кысаларында «Кайнар линия» эше оештырылган, алар буенча гражданнар наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаять кылу фактлары турында мәгълүмат бирә, наркоманиягә каршы профилактика, наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау һәм реабилитацияләү буенча сораулар бирә ала:

Хөрмәтле Бөгелмә районы һәм шәһәре халкы!

Без наркомания куркынычы булган барлык кешеләрне дә уяулык күрсәтергә һәм наркотикларның законсыз әйләнешен кисәтүдә актив катнашырга чакырабыз.

Әгәр сезгә наркотик һәм психотроп матдәләр куллану яки тарату фактлары билгеле булса, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенә мөрәҗәгать итегез.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең тәүлек буе эшли торган «ышаныч телефоны": 8 843 291-20-20; 885594 6-96-02; 885594 6-95-02.

Сезнең мәгълүмат күп кешеләрнең сәламәтлеген һәм тормышын саклап калачак.

Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаячак!

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.

bugulma.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса