Бөгелмәлеләр игътибар!!! Микрозаём: алыргамы, алмаскамы?
Бүгенге көндә туры һәм күчерелмә мәгънәдә “кредитка яшәүче” кешеләр бик күп.
Моның, әлбәттә, сәбәпләре күп – сүзебез бу хакта түгел. Ә менә кредит я заём алырга карар кылган кешегә бар яклап та уйлап эш итәргә киңәш ителә: аны бит процентларын арттырып кайтарып түлисе дә бар әле. Финанс проблемасын чишәм дип, өстәмә проблемаларга гына юл ачмыйсызмы икән? Россия Банкы Идел-Вятка дәүләт учреждениесе Татарстан Республикасы милли банкы бүлеге экспертлары кредит алырга ниятләгәннәргә үз киңәшләрен бирә.
Банктанмы, әллә микрофинанслау оешмасыннанмы?
Башта үзегез өчен төгәл ачыклагыз: кредитны банктан алачаксызмы, әллә микрофинанслау оешмасыннанмы (МФО)? Моңа кадәр кредит алганыгыз булып, бурычларны вакытында түләп баргансыз икән, вакыт мөмкинлекләрен дә исәпкә алып, банкка мөрәҗәгать итегез. Банк кредитны озак срокка һәм чагыштырмача түбәнрәк процент белән бирә. Татарстан Республикасында, мәсәлән, банкларда кулланучылар кредиты буенча уртача процент күләме агымдагы елның беренче кварталында айга 10,8 процент тәшкил итте.
Әгәр дә сезгә акча бик тиз арада кирәк һәм “банк бирәме әле, юкмы” дип шикләнәсез икән, микрофинанслау оешмасына мөрәҗәгать итәргә була.
МФОны ничек сайларга?
Башта мөрәҗәгать итәсе оешманың мошенниклар оешмасы түгеллегенә инаныгыз. Моның өчен сез сайлаган компаниянең дәүләт реестрында бармы-юкмы икәнен тикшерегез. Россия Банкы үзенең www.сbr.ru сайтында (“Финансовые рынки” бүлеге – “Надзор над участниками финансовых рынков” – “Микрофинансирование” – “Субъекты микрофинансирования” – “Государственный реестр микрофинансовых организаций”) андыйларның исемлеген тота. Адрес, ИНН, ОГРН номерлары тәңгәл киләме? Юк икән – сезнең алда мошенниклар дигән сүз.
Бурыч гел арта торамы?
Микрофинанслау оешмасында сезгә кулланучы микрозаймы турында килешү бирергә тиешләр. Аның беренче битендә уң яклап өстә займның еллык процент ставкасы белән күрсәтелгән тулы бәясе языла. Килешүгә кул куярга ашыкмагыз – сезнең әле уйлар өчен биш көн вакытыгыз бар. Закон нигезендә МФО бу вакыт эчендә шартларны үзгәртергә хокуклы түгел.
Шуны белеп тору мөһим: узган елның башыннан алып, процентлар суммасы сез алган кредит акчасы суммасыннан өч тапкырдан артыкка үсә алмый. Мисал өчен, сез 10 мең сум акча алгансыз икән, кайтарып бирәсе акчагыз 40 мең сумнан артырга тиеш түгел (10 мең сумы – бурыч, 30 мең сумы – җыелган процентлары). Шуннан артыгын сорыйлар икән, бу законсыз таләп була.
Шул ук вакытта килешү төзү вакытына займның тулы бәясе әлеге күрсәткечнең уртача базар күрсәткеченең өчтән береннән ары күтәрелергә тиеш түгел. Уртача күрсәткеч күләмен Россия Банкының www.сbr.ru сайтында табарга була (“Информационно-аналитические материалы” бүлеге – “Потребительское кредитование” – “Информация о среднерыночных значениях полной стоимости потребительского кредита (займа)” – “Микрофинансовых организаций”).
Нинди сумманы кайтарып түлисе?
Кайтарып бирәсе акча иң зур күләмдә булу ихтималына нигезләп, моны мисалда карыйк әле. Әйтик, сезгә бик тиз арада 15 мең сум акча кирәк һәм сез аны 10 көннән соң булачак алдагы хезмәт хакына кадәр аласыз. Залог, яисә башка тәэминат чарасы калдырасыгыз килми.
Бу очракта арттырып түләүнең максималь күләме (2018 елның икенче квартал мәгълүматлары мисалында) еллык процент күрсәткече 820 процент була. Көнлек күрсәткеч – 2,2 процент (820 процентны 365 көнгә бүләбез). Ун көннән соң сез 18,3 мең сум акча кайтарып бирергә тиеш буласыз (15 мең сумы – төп бурыч, 3 мең 300 сумы – процентлар).
Әгәр залог калдырасыз икән, ул вакытта еллык процент күләме 123 процент булачак һәм 10 көннән соң 15,5 мең сум кайтарып бирәчәксез.
Бурыч түләнеп беткәнме икәненә ничек ышанырга?
Түләү турындагы документларны (чек, квитанция) югалтмый саклагыз. МФОдан бурычны тулысынча, яисә өлешчә түләгәнлеккә белешмә алыгыз.
Әгәр минем хокуклар бозылды дип санасам?
Микрофинанслау оешмасы гражданинның реестрда күрсәтелгән хокукларын боза калса, үз хокукларыгызны яклауны сорап, Россия банкына мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 420013, Казан шәһәре, Бауман урамы, 37 яки www.сbr.ru интернет-кабул итү бүлмәсендә электрон форма тутырырга була. Шулай ук ТР Прокуратурасына гариза язарга мөмкин (адресы: Казан шәһәре, Кремль урамы, 14. Телефон: 291-18-96). ТР “Роспотребнадзор” идарәсе дә бу җәһәттән сезне кабул итәргә әзер (адрес: Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 30. Телефон: 236–94-11).
Сәхифәне Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia